Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда көн дәвамында пыскак яңгыр көтелә

Кичтән төшкән томан урыны белән иртән дә күз күремен киметергә мөмкин.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Көн дәвамында урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Кичтән төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана - синоптиклар урыны белән иртәнге сәгать 10га кадәр күз күременең начараюуы турында кисәтә.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/21/152738/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев