Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арчада поезд өч кешене бәрдергән

Өч кеше тимер юл буйлап поезд барган якка юнәлгәннәр, алар юлдан состав килгәнен сизмәгән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда поезд өч кешене бәрдереп киткән. Һәлакәт аркасында аларның өчесе дә үлгән, дип хәбәр итә Горький тимер юллары матбугат хезмәте.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча - Коркачык юлында булган. «Новосибирск - Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында тимер юл буйлап поездга артлары белән баручы кешеләрне күргән. Машинист экстрен рәвештә тормозга баскан, тавыш һәм ут сигналлары биргән, ара аз булу сәбәпле поезд туктый алмаган һәм өч кешене бәрдереп киткән.

Һәлакәт аркасында алар үлгән.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев