Республика клиник хастаханәсендә мәгълүматны ялган дип атадылар һәм паникага бирелмәүләрен сорадылар.
Татарстан РКХдә коронавирус йогышы булган пациентларның аларга килүе турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта «Татар-информ» МА хастаханәнең матбугат секретаре хәбәр итте.
Мессенджерларда РКХнә коронавирус белән авыручылар килүе турында хәбәрләр таратыла башлады.
«Әлеге мәгълүмат ялган, ул чынбарлыкка туры килми. Хөрмәтле Татарстан халкы һәм кунаклары, Зинһар, паникага бирелмәгез-РКХ штат режимында эшли", - дип өстәделәр медицина учреждениесендә.
Нет комментариев