Әлеге бәйге бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "Ветеринария белгечлеге атналыгы" кысаларында уза.
Практик биремнәр WorldSkills чемпионатының региональ этабыннан алынды. Әлеге бәйгедә өченче, дүртенче курста укучы 5 укучы катнаша.
- Кичә бәйгедә катнашучылар теоретик белемнәрен сынадылар, бүген исә практик күнекмәләрне эшләп күрсәтәләр. Бәйгедә катнашучыларның барысы да кызлар... - дип хәбәр итте Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары, педагог - хәбәрчебез Фәридә Хәсәнова.
Техникум студентларының бик актив булуларын гел язып торабыз. Бүген дә аларда бәйге бара, 14.00 сәгатьтә актлар залында Гашыйклар көненә карата 012 группа студентлары тарафынан әзерләнгән концерт, ә аннан соң "А ну - ка, парни" бәйгесе тәкъдим ителә. Әле болар белем алудан тыш. Сөбеханаллаһ.
Фәридә Хәсәнова фотолары.
Нет комментариев