Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы Сабантуй белән котлады

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Сабантуй - татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул буыннардан буыннарга тапшырылып килгән бәйрәм. Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Әтнәбез өчен ул...

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Сабантуй - татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул буыннардан буыннарга тапшырылып килгән бәйрәм.

Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Әтнәбез өчен ул икеләтә кадерле, чөнки без - чиста авыл хуҗалыгы районы: төп вазифабыз - җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз - ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз, дип горурланырга була. Көнне төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәне бүген хаклы рәвештә ял итә. Сәбәбе җитди: язгы кыр эшләрен, чәчүне уңышлы тәмамладык, инде печәнгә төштек, сенаж сала башладык. Терлекчелектәге уңышларыбыз да дуслар - сокланырлык, көндәшләр - көнләшерлек. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, Әтнә районы алдынгы рольләрдә. Халкыбыз хаклы рәвештә горурлана ала.

Хөрмәтле әтнәләр, хөрмәтле кунаклар - туганнар, якташлар, дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт булып, рухи шатлык белән, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез - Сабантуйлар белән сезне!

Габделәхәт ХӘКИМОВ, Әтнә районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев