Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ресурслар үзәгендә "Ачык ишекләр көне" уздырдылар

Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр көне" үткәрелде.

- Үзебезнең район мәктәпләренең өлкән сыйныфында укучылардан тыш, күрше тирә-як районнардан, хәтта әти-әниләре белән килүчеләр дә бар иде, - дип хәбәр итте уку йортының директор урынбасары Резеда Гарипова.

Арча, теләче, Биектау, Балтач укучыларын күреп куанганнар. Яңарган, искиткеч үзгәргән уку йортына тартылучылар бик күп хәзер. Килүчеләр өчен башта экскурсия уздырганнар, мастер-класс үткәргәннәр. Җыелышта техникум белгечләре, шулай ук эш бирүчеләр чыгышы тыңланган. Шунда ук рәссам Илдар Вәлиуллин күргәзмәсе дә эшләгән.

Аңлашылганча, "Ачык ишекләр көне" яңа форматта узган, быел укырга килгән яңа йөзләр дә күп булыр, мөгаен.

Фотода: Олы Мәңгәр мәктәбенең 9 сыйныф укучылары техникумда карточкага төшеп кайтканнар. Мәктәп сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев