Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә табибы әйткәнне тыңла, ул белә!”

Сәламәтлек "Табиб әйткәнне тыңла, ул белә!" Гомер кадерле. Саулыгың китә башласа, аның кадере тагын да арта. Авырып больницага барып егыла калсаң, аны бер белмәгән табиб кулына тапшырасы да килми. Белемле, тәҗрибәлесен эзли башлыйсың, ахыр чиктә Аллага тапшырасың, кемгә нәрсә язылганы соңыннан күренә. Сүрия МИНГАТИНА - Егылганмын, аңыма килгәч мүкәләп көч-хәл...

Сәламәтлек

"Табиб әйткәнне тыңла, ул белә!"

Гомер кадерле. Саулыгың китә башласа, аның кадере тагын да арта. Авырып больницага барып егыла калсаң, аны бер белмәгән табиб кулына тапшырасы да килми. Белемле, тәҗрибәлесен эзли башлыйсың, ахыр чиктә Аллага тапшырасың, кемгә нәрсә язылганы соңыннан күренә.

Сүрия МИНГАТИНА

- Егылганмын, аңыма килгәч мүкәләп көч-хәл урыныма барып яттым. Азрак хәл алгач, больницага мендем, хирургия бүлегенә салдылар. Алла рәхмәте, өч көндә аягыма бастырдылар. Мин гади бер хатын-кыз, җитәкче дә түгел, шулкадәр игътибар белән карадылар, исем китте, әле киңәшләрен дә бирде Ринат Фәльван улы.. .- дип сөйли Олы Әтнә авылында яшәүче Тәнзилә апа Хәкимова.

Ул әйткәннәрне уйлап кайтам, ә хәтердә больницада яткан көннәр яңара. "Ринат әйткәнне тыңларга кирәк, ул белә, ярамый ди икән ярамый, операциядән соң биргән киңәшләре аеруча кыйммәт аның..."- диләр шәфкать туташлары.

Ә мин йөзендәге елмаюын, елмайтырлык сүзләрен искә төшерәм. Күп сөйләшмәс, ашыкмас, салмак, 7 кат үлчәр. Иртәнге сәгать 7 дә бүлмәңә кереп, хәерле иртә теләр, хәлеңне белер, берничә җөмлә әйтер дә чыгып китәр...

- Кискән җир авырта инде ул... ике көнсез ашарга ярамый... йөрергә кирәк... Кешелеклелеге дә, кечелеклелеге, кырыслыгы да, таләпчәнлеге дә әнә шул бер җөмләдә.

- Ник сөйләшми икән бу Ринат абый, аның белән сөйләшкәч тә рәхәт булып киткәнен үзе белми торгандыр инде ул...- дип әйтеп куя торып аякка басарга җыенган кызым.

Операция ясалганның иртәге көнендә авыруны аякка бастыру күп җаваплылык, тәвәккәллек сорый, куркыта да. Уйларыңны аңлагандай хирург тагын әйләнеп керә. Иртә дә керә, кич тә, төнлә дә... Гел шулай тәүлек әйләнәсендә авырулар янында Ринат Закирҗанов. Күзәтәм, тыңлыйм, гаҗәпләнәм. Сүгүчеләр дә очрый, мактаучылары да хәттин ашкан. Ак полоса белән кара һәрвакыт чиратлаша. Ә доктор - үз эшендә...

Иң гаҗәпләндергәне: елмаю һәм аның көчен тою булды. Бу бүлектә эшләүчеләрне махсус сайлап алдылармы икән, әллә күрсәтмә шундыймы, әллә инде үзләренең күңеле яхшылыктамы?! Ясалмамы бу, дип тә уйлыйм, ясалма булса озакка бара алмас иде. Бу елмаю һәр иртәдә санитаркалар Сәрия, Тәнзилә, Рания, Рәшидә, Саниядән башлана. Иртән уянып өлгермисең, алар "Хәерле иртә" теләп, син яткан бүлмәнең тузаннарын сөртеп чыгып китәләр. Бу көн дәвамында шулай. Ашарга да елмаеп, уен-көлкеле сүзләрен жәлләмичә, һәр палатага кереп чакыралар. Билгеле бер вакыт үткәч, палатага кереп тагын барлап чыгалар - "Ашадыгызмы?" Гади генә бар да, тик шулкадәр рәхәт, үзеңне кеше итеп тоясың. Иртәдән кәефең күтәрелә.

Шәфкать туташлары Лилия, Зөлфия, Гөлчәчәк, Алия, Резеда, Рәмзия, Флера... да караңгы чырай күрсәтә торганнардан түгел. Барысы да үз эшләренең остасы. Һәм бу бүлек белән югары белемле, тәҗрибәле хирург Ринат Фәльван улы Закирҗанов җитәкчелек итә.

"Әти урынында ул безнең..."

-Үзе ачуланса ачулана, кырыслыгы бар, тик берәүдән дә рәнҗеттерми, сүз әйттерми. Төгәллекне ярата. Киңәшләре белән булыша, кыскасы, тормыш мәктәбен бирә. Әти урынында ул безнең. Шуңа күрә бик хөрмәт итәбез, эшләп кенә торсын, - диләр аның кул астында эшләүче шәфкать туташлары.

Яхшы сыйфатлары бик күп Ринат Фәлван улының. Шуларның берсе - тыйнаклык. Чәчрәп чыкмас, мин дип мактанмас, күп сөйләшмәс...

Без күптәннән Әтнәнеке дип санасак та, төп чыгышы белән Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Янгихаят авылыннан ул. 1989 нчы елда Ташкент дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлап, хирург белгечлеге ала. Үзбәкстанның Урта Чирчик үзәк больницасында анестезиолог булып эшли. Башка белгечлекләр буенча да эшләргә туры килә. Ә хезмәтне яратырга әнисе Алия, әтисе Фәльван өйрәтә. Рухлары шат булсын.

Табибны хөрмәт итүчеләр дә бер мин генә түгел. Тормышында бик авыр вакытлары да булды, янгынны да күрде, клиник үлемне дә үтте, халык бәхетенә исән калды. Ул чакта "Ах", иттек, "Вах" иттек. Үзәк өзелгәндә "Эшләгән изгелекләре дә алып калмас микәнни..." дип, могҗизага өметләндек. АллаҺы Тәгаләгә ялваручылар күп булды. Ходай рәхмәте, табибларның тырышлыгы белән исән-сау калды.

"Халык мәхәббәте коткарды безне", дип, әнә шул халыкның сәламәтлеге сагында ул. Аллага шөкер,эшләп тора, әйдәп баручы хирург. Бүген олы җанлы, нечкә күңелле Ринат Фәльван улы Закирҗанов (фотода 1рэттэ, сулдан беренче) туган кэнен билгеләп үтә.

Гомер бәйрәмегезне билгеләп узганда халык котлавын, үзегез дәвалап аякка бастырган пациентларыгызның рәхмәтен дә кабул итегез, доктор. Сау-сәламәт булып, тагын озак еллар эшләргә насыйп булсын. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев