Әтнә театрын Мәскәүдә рус милләтлеләр дә яратып караган
Мәскәүдә Әтнә театры спектакльләрен карарга руслар да килгән. Бу хакта "Сәхнә" журналында язалар, дип хәбәр итә үз сайтында Гөлүсә Батталова.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мәскәү шәһәрендә гастрольдә булып кайтты. 17 февральдә башланып Зуев исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә Чынгыз Айтматов әсәре буенча Илдар Хәйруллин сәхнәләштергән "Гүзәлем Әсәл" спектакле тәкъдим ителде.
"Шунысы куанычлы, театрыбызны Мәскәүдә һәрчак сагынып көтеп алучы үз тамашачысы бар. Шулай ук Әтнә театры белән яңа гына танышып, "Без үзебезгә яңа театр ачтык, рәхмәт сезгә!" - дип фикерен белдерүчеләр дә булмады түгел. "Татар спектакленә кереп китеп, йотлыгып карарбыз дип уйламаган да идек", - дип әйтүче рус милләтле тамашачыларның да булуы үзе бер сөенеч. Зур уңыш белән узган гастрольдән соң театр коллективы мәскәүлеләргә көзгә кабат яңа премьера белән килергә вәгъдә бирдек", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Әтнә театр коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев