Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучысыннан: күңелдә - боз сулышы

Салкын кышның актык көне, Урамда - яз сулышы, Тик үземдә кыш бетмәгән - Күңелдә - боз сулышы... Бусагада ямьле язлар тора, Табигатьне җылы наз көтә, Саф кәләшен көткән кияү кебек Бөтен җиһан матур яз көтә! Салкын кышның матур кояшы Кабат җирне бераз яктыртты, Ни кызганыч! Озак янмады, Әллә кая китеп...

Салкын кышның актык көне,
Урамда - яз сулышы,
Тик үземдә кыш бетмәгән -
Күңелдә - боз сулышы...

Бусагада ямьле язлар тора,
Табигатьне җылы наз көтә,
Саф кәләшен көткән кияү кебек
Бөтен җиһан матур яз көтә!

Салкын кышның матур кояшы
Кабат җирне бераз яктыртты,
Ни кызганыч! Озак янмады,
Әллә кая китеп югалды ...

Салкын кышым, әллә үпкәле,
Болыт юрганнарын тиз япты,
Ут-кояшны боз сарайга
Бик җитез илтеп япты.

Үпкәләмә кышым, син - затлы!
Бөтенебез сине яратты,
Тизрәк китсәң - тизрәк килерсең,
Яз тиз үтә, үзең беләсең!

Сагынырбыз сине җәйләрдә
Җиләк пешкән эссе челләдә,
Юксынырбыз алтын көзләрдә
Таш түгел бит бәгырь безләрдә,
Боз түгел бит йөрәк безләрдә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев