Әтнәдә дә волейболны яраталар
Җәмгыять

Әтнәдә дә волейболны яраталар

Волейбол буенча Россия Кубогы өчен көрәштө Казан "Зенит"ы көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты.

"Дүртлек финалы"нда безнекеләр башта Мәскәү "Динамо"сын җиңде, финалда исә көчле көндәш - "Белогорье" белән уйнады. Безнекеләр соңгысын 3:0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Партияләр 25:22, 25:19, 25:21 исәпләренә тәмамланды.

Өченче урынны - мәскәүлеләр алды, алар 5 сетта Новосибирск "Локомотив"ын оттылар.

Волейбол Әтнәдә дө бик популяр. Сүз уңаеннан, районда ӘВЛ - Әтнә Волейбол Лигасы төзелүе хакында язган идек инде.


Нет комментариев