Әтнәдә хокукларны яктырталар
Олы Әтнә урта мәктәбендә укучыларны хокукый яктан белемле итү буенча айлык дәвам итә. Директор урынбасары Динә Галиуллина сүзләренә караганда, 3 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр узучы айлык кысаларында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Конституцияләренә багышланган төрле чаралар оештырыла. Монда тәрбия дәресләре, видеопрезентация, тематик дәрес, төп законга багышланган рәсемнәр иҗаты, хәтта викторина...
Олы Әтнә урта мәктәбендә укучыларны хокукый яктан белемле итү буенча айлык дәвам итә. Директор урынбасары Динә Галиуллина сүзләренә караганда, 3 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр узучы айлык кысаларында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Конституцияләренә багышланган төрле чаралар оештырыла. Монда тәрбия дәресләре, видеопрезентация, тематик дәрес, төп законга багышланган рәсемнәр иҗаты, хәтта викторина да булыр дип көтелә.
Фото рөхсәт нигезендә Олы Әтнә мәктәбе сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев