Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Әләшә” узды

Елдагыча, Сабантуйлар алдыннан җомга көнне "Әләшә" бәйрәме узды. Быелгы бәйрәмдә яңа йөзләрне, балаларның күп булуын күреп куандым. Чараны Күәм мәдәният йорты җитәкчесе Фәрит Борһанов алып барды. Ә районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт ачып җибәрде. Вәгазе бик үтемле булды, халык аеруча "Әләшә"гә кагылышлысын йотлыгып тыңлады. "Каберлекләрне җеп белән чорнап, агач ботакларына, чардуганнарга...

Елдагыча, Сабантуйлар алдыннан җомга көнне "Әләшә" бәйрәме узды.

Быелгы бәйрәмдә яңа йөзләрне, балаларның күп булуын күреп куандым. Чараны Күәм мәдәният йорты җитәкчесе Фәрит Борһанов алып барды. Ә районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт ачып җибәрде. Вәгазе бик үтемле булды, халык аеруча "Әләшә"гә кагылышлысын йотлыгып тыңлады. "Каберлекләрне җеп белән чорнап, агач ботакларына, чардуганнарга яулык, чүпрәкләр элмәгез инде. Нәзер әйтсәгез, биредә яңа урындыклар ясап урнаштырыгыз, чардуган корыгыз", - дип ассызыклады хәзрәт.

Күңгәрдән Суфия Галиева җитәкчелегендәге "Әхлак" түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышын да яратып тыңладык. Суфия ханым тәрбияләгән балаларның осталыгы елдан-ел сокландыра, гаҗәпләндерә. Моны үз чыгышында Мамыш авылы имамы Рубис хәзрәт тә билгеләп үтте.

- Дингә балалар өлкән, урта буыннан да ныграк тартылалар. Күңгәр балалары чыгышы моны ачык раслый, - диде.

- Күлле Киме имамы Галимҗан хәзрәт ахырзаманны, аның сыйфатларын искә алды. Куркынычтан качу юлының намазда булуы хакында сөйләде. Шул ук вакытта рамазан ае мәслихәтләре белән дә таныштырды...

(Дәвамы газетада)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев