Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “профессорлар десанты”

Районда Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең укытучылар составы - ректор җитәкчелегендә бер төркем профессорлар булып китте.

Кунакларны яңартылып ятучы авыл хуҗалыгы техникумында район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов һәм уку йорты директоры Айрат Фәнил улы Каюмов каршы алды. Ни дәрәҗәдә мөһим булуын, чарада "Россия 1 - ГТРК "Татарстан", "ТНВ" телевидение каналлары вәкилләре булу да дәлилли.

Кунакларның төп максаты - Әтнә терлекчелеге белән якыннан танышу; техникумда авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү процессы һәм кайбер күмәк хуҗалыкларда практик эшчәнлек белән танышу иде. Күргәннәрдән исә, күпне күргән профессорлар да хәйран калдылар...

Биредә Әтнә районы һәм академия арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салдылар. Ә район башлыгына уку йортының "Почетлы профессоры" исеме бирелде.

Ветеринар академия ректоры Рөстәм Хәмит улы Равилов студентлар белән очрашу вакытында:

- Без күпмедер дәрәҗәдә сездән көнлибез хәтта. Безнең уку йортының да бу дәрәҗәдә үк җиһазлары юк. Монда белем алу дәрәҗәсе, аңлавымча, бик югары...

Предприятиеләр оештыру һәм икътисад кафедрасы мөдире Марс Шарифович Алиев:

- Монда озын, озак сөйләп тору урынсыз. Кыскасы, мин гаҗәпләндем һәм сокландым.

Биология һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире Азат Миргасим улы Алимов:

- Европаның бик күп илләрендә булганым, алардагы терлекчелек белән якыннан танышканым, сокланганым бар. Шул дәрәҗәдәге терлекчелекне үзебездә күреп ихлас куандым.

Тукландыру кафедрасы доценты Султан Фатыйх улы Шәйдуллин:

- Терлекчелек өлкәсендәге яңалыкларга сокландым, әлбәттә сездә база да бик нык.

Кадрлар бүлеге җитәкчесе Тәслимә Готыф улы Сибагатуллина:

- Бәхәссез, монда теоретик та, практик та базалар бик күпләргә үрнәк булырлык... Студентларга гына түгел, профессорлар өчен дә!

Уку йорты студентлары - Бениннан Яник Амуссуһәм Төркмәнстаннан Шәүкәт Корбанов:

- Биредә бик күп яңалык алдык. Терлекчелек сездә нык алга киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев