Әтнәдә төн бик озын
Җәмгыять

Әтнәдә төн бик озын

Төн караңгы. Буп-буш урам. Баганада ялгыз ут. Кап-караңгы кара көздә Сыенырдай якты юк. Төн йокысыз. Уйлар чуар. Гаеп бары көздәме?! Ташка әйләнгән йөрәкләр Безгәме соң, безгәме?! Төн бик озын. Таңга ерак. Тып-тын ява төнге кар. Көздә адашкан дөньямда Миңа гашыйк берәү бар. Төн битараф. Көзләремнән Соңгы кат урап китәм. Ак...

Төн караңгы. Буп-буш урам.

Баганада ялгыз ут.

Кап-караңгы кара көздә

Сыенырдай якты юк.

Төн йокысыз. Уйлар чуар.

Гаеп бары көздәме?!

Ташка әйләнгән йөрәкләр

Безгәме соң, безгәме?!

Төн бик озын. Таңга ерак.

Тып-тын ява төнге кар.

Көздә адашкан дөньямда

Миңа гашыйк берәү бар.

Төн битараф. Көзләремнән

Соңгы кат урап китәм.

Ак өметле яңа кышка

Аяк атлармын иртән.

Гөлүсә Батталова.


Нет комментариев