Әтнәдә веломарафон уза
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге 12 июнь - Россия көне уңаеннан веломарафон узачагы хакында хәбәр итә. Максаты - районда сәламәт яшәү рәвешен һәм велосипед спортын киң җәелдерү, велоспортны яратучыларның спорт осталыгын тагын да арттыру. Веломарафон 09.00 сәгатьтә "Ашыт" мәдәни-спорт үзәге янында старт ала. Һәр оешмадан ике кеше, шулай ук...
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге 12 июнь - Россия көне уңаеннан веломарафон узачагы хакында хәбәр итә. Максаты - районда сәламәт яшәү рәвешен һәм велосипед спортын киң җәелдерү, велоспортны яратучыларның спорт осталыгын тагын да арттыру. Веломарафон 09.00 сәгатьтә "Ашыт" мәдәни-спорт үзәге янында старт ала. Һәр оешмадан ике кеше, шулай ук барлык теләүчеләр чакырыла. Катнашучының төзек велосипеды булу сорала һәм велосипед каскасы булу тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев