Әтнәдәге "Авылым" ширкәте кибетләре ябылырга мөмкин
Законда яңа үзгәрешләр 2017 елның 31 мартында " Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу, алкоголь продукциясен куллануны киметү турында"гы 1995 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 171 санлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә. Анда әйтелгәнчә, шәһәр җирендә алкоголь продукциясен ваклап...
Законда яңа үзгәрешләр
2017 елның 31 мартында " Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу, алкоголь продукциясен куллануны киметү турында"гы 1995 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 171 санлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә. Анда әйтелгәнчә, шәһәр җирендә алкоголь продукциясен ваклап сату белән шөгыльләнгән оешмалар бу максат өчен һәр аерым подразделение урыны буенча мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган сәүдә объектлары, авыл җирлегендә алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнүчеләр һәр аерым подразделение урыны буенча мәйданы 25 квадрат метрдан да ким булмаган сәүдә объектлары булдырырга тиеш. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, 2017 елның 31 мартыннан соң, алда күрсәтелгән таләпләргә җавап бирмәгән сәүдә объектларында алкоголь продукциясе, шул исәптән сыра яисә сыра продуктлары сату тыела. Уртак күләме алда санап кителгән нормаларга туры килмәгән сәүдә объектлары тотуга лицензияләре булган оешмаларга 15 мартка кадәр лицензия бирүче орган исеменә эшчәнлекләрен туктату турында гариза язулары сорала. Әтнә районында мондый сәүдә объектлары өчәү. Бу - "Авылым" җаваплылыгы чикләнгән оешманың Күәм, Югары Сәрдә, Комыргуҗа авылында урнашкан кибетләре. Шулай ук 2017 елның 31 мартыннан шәһәр һәм авыл җирлекләрендә алкоголь, шул исәптән сыра һәм сыра продукциясен сатуда контроль - касса техникасын куллану мәҗбүри итеп куелачак.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев