Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнәдән Ирек Сабиров Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты уздырган турнирны отты

Хәрби комиссариат 23 февраль уңаеннан быел да шахмат буенча турнир уздырды.

24 шахматчы арасында безнең районнан да ике кеше катнаша. Күлле Кимедән Ирек Сабиров әле күптән түгел генә район беренчелегендә мактаулы II урын яулаган иде. Бу юлы 6,5 балл туплап, җиңүгә иреште. Ышанычлы җиңү булды бу. Икенче урын алучы көндәше дә 5,5 балл гына туплый алды.

Турнирда тагын бер шахматчыбыз - Әгъзәм Борһанов та катнашты һәм 3,5 балл җыйды. Призлы урынга ук кермәсә дә, яхшы, эчтәлекле уеннар белән сокландырды, диделәр. Исегезгә төшерәбез, район беренчелегендә 3 урын алган Әгъзәм Борһанов хәрби комиссарның әтисе дә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев