"Затлы"дагы банкомат акча бирми башлады. Башка суммадагы валюта сорагыз, мондый суммадагысы юк, дип язу чыгара да тора. Югыйсә миңа валюта түгел, ай буе чиләнеп, эшләп алган тиен-миеннәрем генә кирәк...
Эшләми икән бит ул. Шулай дип язу элеп куярга була бит инде. Алган мәгълүматларга караганда, программага "кирдык" килгән. Казаннан программист кайтып рәтләми торып, биредә акча алып булмый. Ә "Ак Барс"ның үзендәге һәм "Кала Тау"дагылары эшли, шулардан алыгыз, диделәр. Киләсе атнадан "Затлы"дагысы да эшли башлаячак икән. Менә шундый хәбәрләр алдык.
Нет комментариев