Әтнәләр Ана капиталы программасы озайтылуга шат
Ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла. Берничә көн элек РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, идарә тармагы программаны 2018 елга кадәр озайту турындагы канун проектын әзерләп, РФ Хөкүмәтенә тапшырды, дип сөйләгән иде. Ә аңа кадәр Владимир Путин да Федераль җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда бу хакта...
Ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла.
Берничә көн элек РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, идарә тармагы программаны 2018 елга кадәр озайту турындагы канун проектын әзерләп, РФ Хөкүмәтенә тапшырды, дип сөйләгән иде. Ә аңа кадәр Владимир Путин да Федераль җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда бу хакта сүз кузгатты. Аерым алганда ил башлыгы, ана капиталын кимендә ике елга озайтырга кирәк, дип белдергән иде.
Вәгъдәләр сүздә генә калмады - Россия Президенты Владимир Путин 9 декабрьдә Хөкүмәткә ана капиталын түләүне 2018 ел азагына кадәр озайту турында йөкләмә биргән. Хәзерге вакытта ана капиталының суммасы - 453 мең сум.
Интертат. ру файдаланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев