Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр быел черки белән ничек көрәшә

Күпләр, быел черкиләр аеруча күп, дип зарлана. Кайберәүләр, алар элеккегә караганда да усалрак кебек, дип өсти. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләргә көн күрсәтми алар. Кич белән урамга чыксаң, тешләүләренә түзәрлек түгел. Черкиләрдән котылу өчен санитар эшкәртү эшләре алып барыламы, дип, без Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе...

Күпләр, быел черкиләр аеруча күп, дип зарлана. Кайберәүләр, алар элеккегә караганда да усалрак кебек, дип өсти. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләргә көн күрсәтми алар. Кич белән урамга чыксаң, тешләүләренә түзәрлек түгел.

Черкиләрдән котылу өчен санитар эшкәртү эшләре алып барыламы, дип, без Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луиза Борисовага мөрәҗәгать иттек.

- Черкиләр тешләп кенә калмый, күптөрле инфекцияле авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Малярия һәм Көнбатыш Нил бизгәген таратучы черкиләрне юк итү өчен, зур сулыклар тирәсен куркыныч тудырмый торган биологик препаратлар белән эшкәртү оештырыла. Казанда шундый утызга якын су буе эшкәртелде. Әмма без теләсә кайсы су буен чистарта алмыйбыз. Малярия һәм Көнбатыш Нил бизгәген тарата торган черкиләр личинкасы табылса гына эшкәртәбез. Ул махсус тикшерү үткәргәннән соң башкарыла, - диде ул.
 
Авыл халкына исә черкиләр күп урыннарга игътибар итәргә, үләннәрне һәрдаим чабарга, бакчалардагы су савытларының өстен ябык тотарга, көнкүреш калдыкларын махсус контейнерларга җыеп, вакытында юк итеп торырга киңәш итте белгеч. Бакчаларда су җыелып торган чокырларны, канауларны да күмәргә кирәк.
 
Табигатькә чыкканда өскә озын җиңле кием, чалбар киегез. Тәнгә, киемгә махсус препаратлар сиптерегез яки кремнар сөртегез. Ишек-тәрәзәләргә махсус сеткалар элегез.
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев