Әтнәләр ир-егетләрнең менә нинди сыйфатларына соклана
Сайтта әнә шундый исемдә сораштыру үткәргән идек. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы - 51,7 проценты ирләрдә иң мөһиме КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК дип саный.
Баштарак бу күрсәткеч 60 проценттан артык иде. ХАТЫН-КЫЗНЫ ХӨРМӘТ ИТҮ дә кирәк сыйфат дип санаучылар 24,1 % тәшкил иткән. ГАИЛӘНЕ АЛЫП БАРУЧЫ сыйфатын үз итүчеләр дә шактый - андыйлар 17,2 % булган. Ир-егет КЫЮ БУЛЫРГА һәм ЭЧМӘСКӘ-ТАРТМАСКА ТИЕШ диючеләр саны бертигез - берәр!
Ир-егетләр, исегездә тотыгыз - югарыда телгә алган сыйфатлар ир-ат өчен бик мөһим! Ә менә БАТЫРЛЫК, ТӘВӘККӘЛЛЕК һәм ВАКЧЫЛЛАНМАУ алай зур роль уйнамый икән. Бу сыйфатлар өчен бер генә кеше дә тавыш бирмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев