Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Бәрәскә мәктәбе яңара

Гыйнвар аенда Бәрәскә мәктәбен дә ремонтлый башладылар, бу мәктәп тә танымаслык булып үзгәрәчәк. Бу хакта төзелеш прорабы Илшат Муллаҗановтан сораштык. Объектта Әтнә МСО оешмасы - барысы 18 кеше эшли. Эшчеләрнең 5се урамда - Ирек Ваһитов бригадасы фасад төзелешендә, янә 10сы эчке эшләр белән мәшгуль. 3 электрик һәм 3 сантехник та...

Гыйнвар аенда Бәрәскә мәктәбен дә ремонтлый башладылар, бу мәктәп тә танымаслык булып үзгәрәчәк.

Бу хакта төзелеш прорабы Илшат Муллаҗановтан сораштык.

Объектта Әтнә МСО оешмасы - барысы 18 кеше эшли. Эшчеләрнең 5се урамда - Ирек Ваһитов бригадасы фасад төзелешендә, янә 10сы эчке эшләр белән мәшгуль. 3 электрик һәм 3 сантехник та биредә үк көч куя. Эшне мәктәпнең тышын җылытып, матурайтудан башлаганнар.

- Яңа уку елы башланганчы төгәлләргә уйлыйбыз. Мәктәп заманча төсмер алачак, - ди прораб.

Спортзалда эшне тәмамлап яталар. Стеналар тигезләнеп, идән шлифовать ителә һәм соңыннан буяла. Тышкы ишекләр алмаштырыла. Янгынга каршы сигнализацияләр дә куелган.

- Ә иң мөһиме - биредә ике чишенү-киенү бүлмәләре була, - дип сүзгә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыхова да кушылды.

Мәктәпнең җылыту системасы да тулысынча үзгәрә: яңа җылылык челтәре урнаша. Эче дә үзгәрә: заманча төсмер ала. Ашханәгә кергәндә кулларны юар өчен раковиналар урнаштырылган иде - аларны стена өеп бүлгәннәр. Икенче катка менү өлеше ярымачык хәлдә иде, анда да стена өйгәннәр. Баскычларга плитка ябыштырыла. Икенче каттагы идән дә плиткадан, ә түшәме армстронгтан була. Мәктәпкә керү өлешен дә тулысынча яңарталар. Укучы малайлар һәм кызлар, шулай ук персонал бәдрәфләреннән тыш, "Ачык мохит" программасы нигезендә инвалидлар өчен дә аерым итәргә планлаштыралар.

- Тагын бер зур яңалыкларның берсе - кабинетлар саны арта, - ди җирлек җитәкчесе.

Аңларга кирәк, хәзер укучылар саны аз, ә кабинетлар дөрестән дә артык зур. Җитәкче сүзләренә караганда, IV чиректә мәктәптә 2 сменалы укуга күчәләр. Әлегә 1 катта һәм 2 катның 3 бүлмәсендә укыйлар. Аңлашыладыр, барысы да вакытлы кыенлык: аның каравы соңыннан якты, җылы, заманча бизәлешле мәктәптә укучыга да, эшләүчегә дә күңелле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев