Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күшәр мәктәбенә иң-иң кадерлеләрне җыйдылар

Яз башында күңелне җылыткан бәйрәмнәргә бай. Шундый бәйрәмнең берсендә миңа булырга туры килде. Күшәр төп мәктәбенең 4 сыйныф укучылары "Иң-иң кадерлеләребез" дигән бәйрәм кичәсе уздырдылар.Кичә әбиләргә, дәү әниләргә багышланган иде. Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлгән, якты, җылы, күңелгә рәхәтлек биреп тора. Бүлмә түрендә укучыларның кадерлеләре. Сыйныф җитәчесе Әлфирә Шәрәфетдинова кичәне...

Яз башында күңелне җылыткан бәйрәмнәргә бай. Шундый бәйрәмнең берсендә миңа булырга туры килде.

Күшәр төп мәктәбенең 4 сыйныф укучылары "Иң-иң кадерлеләребез" дигән бәйрәм кичәсе уздырдылар.Кичә әбиләргә, дәү әниләргә багышланган иде.

Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлгән, якты, җылы, күңелгә рәхәтлек биреп тора. Бүлмә түрендә укучыларның кадерлеләре. Сыйныф җитәчесе Әлфирә Шәрәфетдинова кичәне бик эчтәлекле, үзгә итеп төзегән. Сорау-җавап, котлаулар, дәү әниләрнең сөйләве, укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәрбер әбинең, дәү әнинең үзгә яклары ачылды, оныкларга киңәшләр әйтелде. Гади бәйрәм кичәсе генә түгел, ә тормыш өчен тәҗрибә туплау чарасы да булды бу. Без, дәү әниләрне, ял иттергәннәре өчен сыйныф җитәкчесе, укучыларга зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев