Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең лицензия-рөхсәт бирү үзәге хезмәткәре: корал – катлаулы мәсьәлә

Шәхси куллануга корал сатып алу турында сораучылар да бар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" полиция бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү үзәге хезмәткәре Эльвира Әмировадан сораштык. Кибеттә корал сатып алганнан соң нишләргә кирәк? Ике атна эчендә лицензия-рөхсәт бирү хезмәтенә килеп, сатып алган коралны учетка кую мәҗбүри. Шул ук вакытта коралны да,...

Шәхси куллануга корал сатып алу турында сораучылар да бар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" полиция бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү үзәге хезмәткәре Эльвира Әмировадан сораштык.

  • Кибеттә корал сатып алганнан соң нишләргә кирәк?

  • Ике атна эчендә лицензия-рөхсәт бирү хезмәтенә килеп, сатып алган коралны учетка кую мәҗбүри. Шул ук вакытта коралны да, аның документларын да карау һәм номерларын тикшерү өчен күрсәтергә кирәк. Ике атна срок узып китсә, корал алына һәм административ җавап бирергә туры киләчәк.

  • Әгәр дә башка яшәү урынына яки торак пунктка, башка төбәктә яшәргә күченсәң ни эшләргә? Бу очракта коралны лицензия-рөхсәт бирү үзәгеннән учеттан төшерергәме?

  • Яшәү урыны үзгәрсә, Россия Федерациясе гражданины яңа урында теркәлгәннән соң 2 атна эчендә биредәге эчке эшләр бүлегенең тиешле органына коралны учетка кую буенча гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

  • Сырлы көпшәле ау мылтыгын алу хокукына кайчан ирешелә?

  • Мондый хокук, шәхси милек сыйфатында 5 ел буе шома, озын көпшәле ау утлы коралы булучыларга гына бирелә.

  • Шома көпшәле ау коралы иясе булган хәлдә, корал белән куркынычсыз эш итү буенча махсус белемнәр алу мәҗбүриме?

  • Юк. Беренче тапкыр корал алучы РФ гражданы гына махсус өйрәнү уза.

  • Ничә яшьтән гражданлык коралы сатып алырга була?

  • Ау һәм спорт коралын 18 яшьтән сатып алырга мөмкин. Чикле зарар китерә торган, башкача әйтсәк - травматик утлы коралны 21 яшьтән сатып алырга рөхсәт ителә. Дөрес, хәрби, махсус званиесе яки класслы чины булган хәрби һәм дәүләт хәрбиләштерелгән оешма хезмәткәрләре мондый коралны 18 яшьтән үк сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев