Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Социалистик Хезмәт Герое" Яңа Җөлбигә кайтачак

Газетабызда Әтнә районы, Яңа Җөлби авылында 1934 елда туган Габделхәй Халик улы Галиәхмәтовны эзләүләрен хәбәр иткән идек. Аны юксынып Әтнә районыннан Хәйдәр Галәвиев хат язды. "Ул заманында "Социалистик Хезмәт Герое" исеменә лаек булган иде. Аңа әле алты яшь чагында ук гаиләләре белән читкә чыгып киттеләр. Аннары Казанга кайтып урнаштылар. Без...

Газетабызда Әтнә районы, Яңа Җөлби авылында 1934 елда туган Габделхәй Халик улы Галиәхмәтовны эзләүләрен хәбәр иткән идек. Аны юксынып Әтнә районыннан Хәйдәр Галәвиев хат язды. "Ул заманында "Социалистик Хезмәт Герое" исеменә лаек булган иде. Аңа әле алты яшь чагында ук гаиләләре белән читкә чыгып киттеләр. Аннары Казанга кайтып урнаштылар. Без - авылдашлары аның турында беләсебез килә. Габделхәй абыйның язмышы ничек булды икән?" - дип язды ул.


Ә Габделхәй абыйның бүген дә исән-сау булуын һәм Казанда яшәп ятуын Суворов урамыннан Мөнә­вәрә апа Заһидуллина хәбәр итте. Күптән түгел без Габделхәй абый янында булып кайттык.

Габделхәй абый - сугыш чоры баласы. Гаилә сугышка кадәр дә, аннан соң да шактый талкынган. Әтисе Халик абый ачтан үлмәсен­нәр дип ишле гаиләсен 1940 елда Ерак Көнчыгышка алып китә. Әтисе һәм абыйсы Әхәт сугышка киткәч, җиде яшьлек малай сугыш ел­ларының барлык авырлыкларын да кичерә. Бәхеткә, яу кырыннан икесе дә исән-сау килеш, ор­ден-медальләр тагып кайта. Сугыштан соң 1947 елда алар кабат авылга кайтып төшә. Әмма ул вакытта инде өйләре тузгып беткән була.

Һөнәр алу теләге белән 1952 елда Габделхәй абый Казанга юл тота. Казан моторлар төзү заводына эшкә керә, слесарь осталыгына өйрәнә башлый. Аннан ул армия сафларына китә. Өч ел Герма­ни­ядә хезмәт итә. Солдат хезмәтен тәмамлап кайткач, кабат заводка эшкә килә. Әнә шулай биредә Габделхәй абый 45 еллап хезмәт куя. Слесарьдан бригадирга кадәр күтәрелеп зур уңышларга ирешә. Детальләр саны, процентлар артыннан гына кумый ул. Иң мөһиме - югары сыйфат, имгәнүләрсез һәм аварияләрсез эшләү - аның үзенең генә түгел, бригаданың да намус эшенә әйләнә. Тырыш хезмәте Габ­делхәй абыйга берсе арты берсе макталулар алып килә. 1984 ел­ның 28 мартында ул Социалис­тик Хез­мәт Герое исеменә лаек була. Заводта булачак тормыш ип­тәше Рәшидәне дә очрата.

"Без 12 бала идек. Бүген абыем Мәхмүт һәм игезәк сыңарым Әми­нә исән-сау. Яңа Җөлбидә туганнарыбыздан 1924 елгы Миң­левафа апа исән. Минем генә соң­гы вакытта авылга кайткан юк", - дип сөйли-сөйли Мактау кәгазь­ләрен, үзе турында язылган газеталарны күр­сәтә Габделхәй абый. Аларны хәтта Габделхәй абыйга багышлап почмак булдырып, музейда сакларлык.

Рәсимә Муллаянова/


("Ватаным Татарстан", /№ 32, 11.03.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев