Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь шахматчылары чираттагы уңышка иреште

Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат сараенда 2009 елгылар һәм яшьрәкләр арасында "Шахматная Королева" турниры узды. Ә аннан алда Балтачта әлеге районның ачык беренчелеге узган иде.

Безнең шахматчылар: Азалия Мифтахова - Казанда һәм Самат Шәрәфиев Балтачта бу турнирларда катнашып кайттылар. Гади генә итеп катнаштылар дию дөрес булмас, бик уңышлы чыгыш ясады алар. 2009 елгылар бәйгесендә Азалия 3 урын яулады. Ә Балтачтагы бәйгедә 2008 елгылар һәм яшьрәкләр арасында 2009 елгы Самат җиңеп чыкты.

9-14 март көннәрне алар икесе дә 2009 елгылар һәм яшьрәкләр арасында узачак Татарстан беренчелегендә катнашырлар, дип планлаштыралар. Ә инде 26 марттан 4 шахматчы - Айнур Гәрәев, Инсаф Бадиков, Рәзилә Газизова һәм Азалия Әхмәтова составындагы команда Актанышка, спартакиадага юл тота. Шахматчыларга да, тренерлары Раил Шакировка да уңышлы юллар насыйп булсын!

Фотода: Районның яшь шахматчылары Арча районында узган турнирдан җиңеп кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев