Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукай - татар халкының символы

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты" исемле өч томлы җыелманы тәкъдир итү узды. 

       Әлеге чарада ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов,  текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Мәхмүт кызы, текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәния Галимулла кызы катнашты. Чарада театр хезмәткәрләреннән тыш, китапханәчеләр, авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты.

Кунаклар бу уңайдан башкарылган эзләнү эшләре, шагыйрь турында моңарчы билгеле булмаган фактлар ачылуы турында сөйләделәр. Боларның барысы турында шушы томнарда укырга була. Үзләре белән алып килгән берничә нөсхәне театрга бүләк иттеләр. Үз чиратында театр да берсен Үзәк китапханәгә тапшырырга теләк белдерде. Бәхәссез, аны алып укучылар, өйрәнүчеләр күп булыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев