Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Урлар дип уйламадым...”

Татар гаиләсе элек-электән үзенең эшчән һәм тыйнак булуы белән дан тоткан. Балаларга дөрес тәрбия бирү гаиләдә иң әһәмиятле урыннарның берсен алып торган.

Шушы тәрбия нәтиҗәсе буларак, әти-әнигә, олыларга карата хөрмәт орлыклары сабый чактан салынган. Юкка гына "Ата - беләк, ана - йөрәк" димиләр. Чишмәле Сап авылында яшәүче Гөлсинә һәм Гайсә Вәлиәхмәтовлар гаиләсе дә - әнә шундыйлардан. Зур, матур өйдә бер-берсенә сердәш булып, иптәш булып гөрләшеп яшәп яталар алар. Гайсә абый тумышы белән шушы авылдан. Биредә мәктәпне тәмамлаган, ДОСААФ курсларында шофер һөнәрен үзләштергән. Армиядә дә, аннан соң да хезмәте руль белән бәйле булган аның. Мамыш авылы кызы Гөлсинә белән 1977 елда гаилә корганнар. "Ничә ел очрашып йөрдегез?" - дим. "Бер көн дә йөрмәдек", - диләр елмаеп. "Урлап алып кайтты Гайсә мине", - дип "серне чишә" Гөлсинә апа. "Мәктәпне тәмамлагач, ике ел Казанда эшләдем, - дип сүзен дәвам итә. Энемне армиягә алганнан соң, әни янына, кире авылга кайттым. Ул Чембулат мәктәбендә тех­ничка бу­лып эшләде. Мичкә ягар өчен утынга, урман кисәргә менә торган иде. Берничә тапкыр әни өчен мин дә менгәләдем. Гайсә - шофер. Мине читтән генә күзләп йөргән". "Ошаткан инде, димәк", - дим. "Ошаткан-ошатмаганын кем белгән, көннәрдән-беркөнне кичке якта клубка чыгып бара идем, иптәш егете белән машинада килеп туктадылар. "Клубыгызны күрсәт әле", - диләр. Менеп утырган идем, туп- туры шушы нигезгә алып кайттылар. Менә шулай, клуб күрсәтәм дип, килен булып төшкәнемне сизми дә калдым". Озак еллар очрашып,бер-берсенә чыдап бер ел да яши алмый аерылышкан гаиләләр бар. Ә монда бер күрешкәннәр һәм гомер буена. Нәкь шул көннән алып 36 ел буе гел бергә алар. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гайсә абый юлдан кайтып кермәгән, Гөлсинә апа исә фермада сыер сауган. Пенсиядә булуына карамастан, әле дә чакырып килсәләр, кеше урынына чыгып эшләп ала. Үзләре белән 21 ел гомер кичергән кайнанасын да хөрмәт белән искә ала. "Әнекием белән икебез бер сүздә булдык. Балаларны карашты, олы ярдәмче булды", - ди. "Их, шул чакта нигә утырдым икән машинасына, дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?",- дип сорыйм. "Бер дә үкенмәдем", - ди. Балалар үсеп җиткән, һәркайсы үз юлын тапкан. Казан шәһәрендә яшиләр. Киленнәренең берсе - ТНВ каналында "Сәлам юллыйм" тапшыруын алып баручы Фәридә Төхфәтуллина. Илшат исемле укытучы улларының тормыш иптәше. Бүген яннарында кечкенә оныклары Нурфия. 8 яшендә генә булса да, әби-бабайсына зур иптәш ул. Укырга да үз яннарында алып калмакчылар. Нурфия - олы улларының кызы. Бакчада урын булмау сәбәпле, кечкенәдән әби-бабай янында үскән. Бу гаиләнең мал-туары да ишле. 19 баш умарта, ике сыер, үгез-бозаулар асрыйлар. Әле генә 50 баш үрдәк бәбкәсе алганнар. Сабантуй алдыннан куанычлары да зурдан: төпчек уллары бәйрәмгә йөргән кызын танышырга алып кайтасы. Димәк, тагын туй. Ә бусы инде сөенеч өстенә сөенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев