Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз яза

Көзләр патша булган бу җиһанда, Күңелемдә минем яз әле... Без кавышкан шушы алтын көздә, Сөю исән...Җанда наз әле... Корау төшмәс минем йөрәгемдә, Синең исемең кереп уелган... Хәрбер мизел безнең истәлекле, Кышлары да яздай тоелган... Алтын көзнең яфраклары кебек, Төрле төскә чумган хыяллар... Күп кирәкми,бергә типсә йөрәк, Бер куш учка алар...

Көзләр патша булган бу җиһанда,
Күңелемдә минем яз әле...
Без кавышкан шушы алтын көздә,
Сөю исән...Җанда наз әле...

Корау төшмәс минем йөрәгемдә,
Синең исемең кереп уелган...
Хәрбер мизел безнең истәлекле,
Кышлары да яздай тоелган...

Алтын көзнең яфраклары кебек,
Төрле төскә чумган хыяллар...
Күп кирәкми,бергә типсә йөрәк,
Бер куш учка алар сыярлар...

Безнең көзләр әле җитмәгәндер,
Бу тормышның матур бер мәле...
Көнләшерлек сөю яшәгәндә,
Күңелемдә минем яз әле...

Азат Хакимзянов..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев