Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Үзебез өчен бу матурлык, ди Бәрәскә клубы мөдире Зөлфия Корбанова

Күлле Киме мәдәният йорты матурлыгын күрсәтеп башлаган темабызны дәвам итәбез.

Бук юлы Бәрәскә мәдәният йортын күреп хозурланыгыз. Тирә-ягы чәчә5ктән тора диярсең, өстәвенә, тау башына - бик матур җиргә салганнар аны. Клуб мөдире дә6 "Моннан бөтен тирә-якны күреп була, һәр объект уч төбендәге кебек". - ди.

Ә чәчәкләргә килсәк, аларны тиешле урыннарга, кирәгенчә утыртканнар. Шуңа аеруча матур диимме. Мәдәният йорты мөдире Зөлфия Корбанова: "Бу матурлыкны кем өчендер тудырмыйбыз, үзебез өчен бит. Бөтен персонал ихлас тырыша безнең: орлакларны февраль аенда ук чәчә башлыйбыз, көн саен килеп суын да сибәбез", - ди.

Матур бит, җәмәгать! Мондый җиргә килергә дә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев