Алтмыш яшьтән соң да актив тормыш: хәрәкәтне ничек сакларга?
«Озын һәм актив гомер» милли проекты кысаларында район үзәк больницасы табибы Алия Хурматуллина белән сөйләштек.
Ул өлкәннәргә алтмыш яшьтән соң да, ничек актив тормыш алып барырга? Район үзәк больницасы табибы үзенең киңәшләрен бирде.
Остеопороз нәрсә ул һәм бу авыру өлкән яшьтәге кешеләр арасында ни дәрәҗәдә таралган?
Остеопороз — сөяк тукымасының тыгызлыгы кимү һәм сөяк микроархитектурасы бозылу белән характерлана торган хроник прогрессив скелет авыруы, ул сөякләрнең нәзбереклегенә һәм сыну куркынычы зур булуга китерә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, остеопороз өлкән яшьтәге кешеләрнең хроник авырулары арасында йөрәк-кан тамырлары патологиясеннән, шикәр диабетыннан һәм онкологик авырулардан соң дүртенче урында тора.
Остеопороз үсешенең нинди факторлары аеруча куркыныч?
- Төрле хәвеф-хәтәрләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хатын-кызлар, тән авырлыгы түбән булу, иртә менопауза, озакка сузылган гиподинамия, генетика, D витамины һәм кальций кытлыгы, алкоголь куллану, тәмәке тарту, глюкокортикоидлар кабул итү тора. Авыруны профилактикалау һәм иртә ачыклау өчен даими диагностикалау бик мөһим.
Кальцийлы азык-төлек продуктларын кулланып бу проблема үзеннән-үзе хәл ителә дигән фикер дә бар. Бу дөрестән дә шулаймы?
- Остеопорозны булдырмый калу өчен диета куллану да җитә дигән фикер дөрес түгел. Физик активлык, D витаминын синтезлау өчен адекват инсоляция, тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тарту, тән массасын контрольдә тоту мөһим роль уйный. Өстәмә рәвештә сөяк тукымасының нормаль метаболизмын саклау өчен махсус препаратлар билгеләнергә мөмкин.
Ә остеопорозның нинди симптомнары өлкән яшьтәге пациентларда ешрак очрый?
- Еш кына пациентлар аркада, бигрәк тә бил өлкәсендә авыртуга, үсешнең кимүенә, умырткалыкның деформациясенә («бөкрелеге»), хәтта аз гына җәрәхәтләр вакытында да еш сынуларга зарлана. Әмма күпчелек очраклар симптомсыз узарга мөмкин.
Еш кына хатын-кызлар остеопороз белән ир-атларга караганда ешрак интегә дигән фикер бар. Бу факт ни дәрәҗәдә дөрес?
- Чыннан да, климакс чорында гормональ үзгәрешләр һәм сөяк тукымасының төзелеше үзенчәлекләре нәтиҗәсендә хатын-кызларда остеопороз куркынычы шактый югары. Әмма ир-атлар шулай ук авыруга дучар була, бигрәк тә 70 яшьтән соң. Шуңа күрә остеопорозны профилактикалауга көчле җенес вәкилләрендә дә зур игътибар бирелә.
Тормыш рәвеше остеопороз профилактикасының уңышына йогынты ясый аламы?
- Әлбәттә! Актив яшәү рәвеше, арка мускуллары корсетын ныгытуга даими күнегүләр, дөрес туклану, буыннарга уртача йөкләнеш профилактика нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм катлаулануларны булдырмаска ярдәм итә.
Остеопорозны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулларын әйтсәгез иде.
- Авырлыкны һәм физик активлыкны контрольдә тоту, Җитәрлек күләмдә кальций һәм D витамины белән рациональ туклану, Кофеин, тәмәке һәм алкоголь куллануны чикләү кирәк. Шулай итеп, остеопороз — нык игътибар һәм вакытында диагностика таләп итә торган җитди авыру. Профилактикалау өлкәннәргә актив тормыш алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев