Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
милли проект

Күәм паркы тиздән әзер була

Инде 2 ел элек үк авыл җирлеге һәм мәдәният йорты каршында ял паркының төп элементлары пәйда булды.

Күәм авылында да ял паркы булдырырга җыенулары, бу уңайдан халык җыены уздырулары әле генә кебек.
Баксаң, ул көннән 3 ел үтеп киткән икән.

Алдагы елларны паркның I һәм II чиратлары сафка басса, быел III чират эшләр бара. Шуның белән парк тулысынча әзер дә булачак. Һәрхәлдә, беренчел эскизда шәрехләнгән хәлгә киләчәк.
Искә алып узыйк, алдагы этап­ларда төрле уен снарядлары булган балалар мәйданчыгы, брусчатка юллар, Бөек Ватан сугышында катнашып, башларын салган каһарман авылдашлары хөрмәтенә обелиск, яшүсмерләр өчен махсус спорт снарядлары булдырылды, шактый зур мәйданнарда газон үләннәре чәчелде, агачлар, чәчәкләр утыртылды.


Инде шул вакытта ук парк территориясен үз итәргә өлгерүче күәмлеләр күренде. Эшкә барып кайтуым шул тирәдән узганга, балалар мәйданчыгында уйнау­чы балаларны да, спорт тренажерларында шөгыльләнүче яшьләрне дә, балаларын күзләп утыручы өлкәннәрне дә бик еш күрәм. Ниһаять соңгы, III этап дәвам итә. Монысы агымдагы елның II  кварталында башланып, IV кварталында тәмамланырга тиеш. Объект пас­портында шулай дип язылган.
Бу юлы элеккеләренә нәр­сәләр өстәлә? Бу хакта Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин белән сөйләштек.
– Күргәнегезчә, ял паркы төзелешенең бу этабында зуррак спорт объектлары булдыруны күз алдында тотабыз. Парк­ны төрле яшьтәге, төрле буын үз итәргә тиеш, – дип саный ул.


Дөрестән дә, ял паркын 3 өлешкә бүлеп карарга була икән. Беренчесе – нәниләр ялын күз алдында тота. Икенчесе – яшүсмерләр өчен. Инде менә махсус спорт төрләрен үз итүчеләр өчен берләштерелгән волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы төзелеп килә. Эшләүче егетләр әллә ни күп сүзле булып чыкмады. Алардан: “Объект вакытында оешачак, барысын да технологияләрне тиешенчә сак­лап эшлибез”, – диюдән артыкны алып булмады.
Тагын бер кү­ңел­ле яңалык – би­редә җәйге сәхнә дә оештырыла икән. Билгеләнгән срок­лар ахырына кадәр анысын да оештырырга планлаштыралар. 
Һәр объект янында чүп салу өчен урналар булуны күреп тә куандым. Югыйсә парк территориясен җыештырырга аерым бер штат кирәк булачак. Кызганычка каршы, әле бер штат кына җитмәс тә иде. 


Хәер, халкыбызның менталитетын күзаллаган хәлдә, бу урналарның гына булышуына да шикләнәм.
Әлегә паркның тиешенчә эшләвен, шул исәптән чисталыгын да авыл җирлеге контрольдә тота. Бу уңайдан газонын гына инде 3 тапкыр чабып алганнар. Шуны күз алдында тотып, перс­пективада яңа газон чапкыч сатып алырга планлаштыралар. Әлегә хәлдән үзләренекен алып килеп чыгалар.
Янә күңелле яңалык – киләчәктә ял паркына килүчеләр өчен «автостоянка» булдыру планлаштырыла икән. Анысы махсус дәүләт программасы нигезендә төзеләчәк, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев