Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Пешереп карагыз - “Королевская ватрушка”

Үзизоляция вакытында табынга бер дигән ризык бу.

 

Камыр (крошка): он - 2,5 стакан

Туңдырылган сыер мае яки маргарин мае -150 гр

Шикәр - 0,5 стакан

Сода – бер чеметем

Эчлек өчен:

Эремчек - 500гр

Йомырка - 3шт

Шикәр - 0,5 стакан

Хәзерлек:

Онга май өстәп, шикәр һәм сода салып, кул белән уып вак валчыкларга әйләндерәбез.

Йомырканы шикәр белән болгатып, эремчек өстибез һәм блендер белән болгатабыз (эчлек төерләрдән башка булсын өчен).

Форманы май белән сылап, валчыкның күбесен шуңа сибәбез, формага салабыз, азрак баскалап кырыйларын формалаштырабыз. Алга таба өстенә эчлекне салып, өстенә калган валчыкны сибәбез.

180 градуслы духовкада 40-45 минут пешерәбез. Формада килеш суытып, аннан соң гына өлешләргә кисәбез.

Чыганак: https://vk.com/tamle

Фотода башка төр ватрушканың рәсеме.

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/черри-фруктов-джем-десерт-питание-2559663/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев