Соңгы хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
129 меңнән артык инвалид һәм 80 яшьлек Татарстан гражданнары хезмәт хакы буенча түләүне рәсмиләштергән
Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар.
-
Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясен вице-премьер Ләйлә Фазлыева ача
Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясе башлана. Халыктан килгән сорауларга беренче булып 7 февраль көнне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җавап бирәчәк. Бу хакта республиканың Төбәк белән идарә итү үзәге хәбәр итә.
-
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Яруллин Эльдар балалар өчен хастаханә буенча экскурсия үткәрде
Әтнә районы үзәк хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале үтте.
-
Алты ел эчендә Татарстан экологиягә 60,5 млрд сум акча керткән
Табигатьне саклау чараларына Татарстан алты ел эчендә 60,5 млрд сум акча күчергән һәм берничә миллион кешенең яшәү шартларын яхшырткан. Бу хакта бүген Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте. Ул бу саннарны Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында «Идел» клубының эксперт дискуссиясе вакытында китерде.
-
Вәлиеваны спорттан читләштерү турында: Үзебездә дә гаеп бар
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны дисквалификацияләүгә карата фикерен белдерде.
-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды
Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Аңа кадәр егетләр өчен Форум тәмамланган иде. Әйтергә кирәк, быелгы форум иң колачлысы һәм масштаблысы: катнашырга теләк белдереп барлыгы 140 егет һәм кыз заявка биргән иде, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.
-
Кече күңелле олы апалар балаларга мастер класс үткәрде
Бәрәскә балалар бакчасыннан зурлар төркеме Бәрәскә авылындагы кафега экскурсия ясадылар.
-
Россиядә инвалидлыкны рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерергә тәкъдим иттеләр
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы инвалидлык билгеләү өчен тикшерүләр исемлеген кыскартучы боерык проекты әзерләгән. Бу хакта документка сылтама белән РБК хәбәр итә, документның чынлыгын аны эшләүчеләргә якын чыганак раслаган.
-
Мөхәммәтшин республика педагогларына: Сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз
5-17 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә «Киләчәкне сайлыйбыз!» дип аталган парламент дәресләре узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Гөлнара Сабирова: Муса Җәлил истәлегенә бәйге ачылышында илне яклаучыларны күрсәтәсе килә
2-3 февраль көннәрдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк «Ватаным Татарстан» гамәлгә куя торган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылышы тематикасы махсус хәрби операция белән бәйле булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.
-
Өзелмәсен нәсел чылбыры
2024 - Рәсәйдә Гаилә елы булып игълан ителде. Шул уңайдан район мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чаралар узды.
-
«Гаилә елы» дәвам итә
Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбендә «Гаилә елы»н ачу тантанасы узды.
-
Миңнеханов «Яратам» клубы турында: Биредә һәркем ниндидер кызык әйбер табачагына ышанам
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казандагы яңа үзәк - «Яратам» яшүсмерләр клубында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм клубка сәфәре вакытында төшерелгән фотоларны куйды.
-
Холокост онытылмый
Кышлау авылы китапханәсендәхәтер шәмнәре кабынды.
-
Төньяк полюска сәяхәт
Балалар сәяхәтне бик яраталар. Менә бүген дә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Төньяк полюста кунакта булдылар.