Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

Өлкәннәр шахмат уйнады

Шахмат ярышы буласын хәбәр иткән идек.

7 октябрь көнне "Ашыт" спорт үзәгенең шахмат бүлмәсендә иртәдән җанлылык иде. Сәгать 10 да башланасы ярышка алдан килүне кулай күрде өлкәннәр. Чөнки районыбызның ерак авылларыннан килүчеләр дә бар иде. 

Бәйге Өлкәннәр көненә багышланды. Төп шарты - 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар катнашырга  тиеш. Ярышның судьясы - тренер Раил Шакиров.

    Бәйгедә барлыгы 25 өлкән яшьтәге кеше катнашты. Аларны без электән күреп беләбез, чөнки һәр бәйгедә катнашып киләләр һәм  бик яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. 

   Сәгать 10 да башланган ярыш 15.00 сәгатькә кадәр барды һәм җиңүче булып, ирләр арасында озак еллар шахмат уйнаучы Зөлкарнайн абый Сабиров калды.

Икенче урында-  шулай ук гомер буе шахматны ташламаган Әгъзәм абый Борһанов. Өченче урында-  күп шахмат бәйгеләрендә җиңү яулаган Данил абый Сәләхетдинов.

Хатын-кызлар арасында беренчелек Әлфия Закировада. Ансыз ярышлар үтмәгәнен дә беләсез.

   Яшьләр эше һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Миләүшә Гарипова бәйгедә җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның һәркайсына бүләкләр тапшырып, аларны бәйрәмнәре белән котлады.

Өлкәннәр барысы да рәхмәт әйтеп, зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар. 

Фотоларда җиңүчеләрне һәм ярышның мизгелләрен күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев