Һиндстанда 68 кешенең гомерен өзгән билгесез авыруның килеп чыгу сәбәбен атадылар
Сәламәтлек

Һиндстанда 68 кешенең гомерен өзгән билгесез авыруның килеп чыгу сәбәбен атадылар

Әлеге авыруны йоктыруның беренче очрагы 18 августта ачыкланган.

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында бер атна эчендә 68 кешенең гомерен өзгән билгесез авыруның сәбәпчесе денге бизгәге булырга мөмкин. Шул ук вакытта, аларның 40ы – балалар, дип белдерде штатның сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча баш секретаре урынбасары Амит Мохан Прасад.

Авыруны черкиләр тарата, ә коеп яуган яңгырлар аркасында төбәк мондый инфекцияләрнең таралуы өчен идеаль урынга әверелгән.

«Бу авыруның барлыкка килү сәбәбе әле өйрәнелә, шулай да симптомнары билгеле инде, ул – денге бизгәге. Без дәүләт сәламәтлек саклау органнары бу хакта хәбәр иттек», - дип аңлатты белгеч Mirror Now каналы эфирында.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге авыруны йоктыруның беренче очрагы 18 августта ачыкланган. Санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, Фирозабад районында (биредә бер атна эчендә 39 кеше вафат булган, аларның күпчелеге – балалар) 6 сентябрьгә кадәр мәктәпләр ябыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/31-08-2021/indstanda-68-keshene-gomeren-zg-n-bilgesez-avyruny-kilep-chygu-s-b-ben-atadylar-5835663


Нет комментариев