Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 74 очрагы ачыкланган.
25 пациент хастаханәгә озатылган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның 190 588 очрагы теркәлгән, 187 570 кеше (шуларның 68е – узган тәүлектә) терелгән.
Коронавирустан вафат булучылар саны үзгәрмәгән һәм 2007 очрак тәшкил итә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-koronavirus-infekciyasenen-tagyn-74-ocragy-raslangan-5863680
Нет комментариев