Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 360 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 15 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 20, Чаллыда – 7, Лаеш районында – 2, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 360 очрагы теркәлгән, 18 303 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 342 544 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 242 658 кеше икенче дозаны да алган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-05-2021/tatarstanda-tagyn-33-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5824798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев