Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус йоктырган

Республикада барлыгы 302 615 кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 33 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 12 кеше ковид йоктырган. Чаллыда алты, Лениногорскида биш, Яшел Үзәндә дүрт, Лаеш һәм Питрәчтә икешәр, Югары Ослан һәм Түбән Камада берәр очрак теркәлгән.

19 майга Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 21107 тапкыр куелган. Татарстанда 18 036 кеше (узган тәүлектә — 22 кеше) коронавирустан терелгән.

Республикада барлыгы 302 615 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 213956 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 6013 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-05-2021/tatarstanda-tagyn-33-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5823798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев