Әтнәдә 9 кеше коронавирус белән авырый, 44 кеше учеттан төшкән
Сәламәтлек

Әтнәдә 9 кеше коронавирус белән авырый, 44 кеше учеттан төшкән

Районда COVID-19 расланып, 53 авыру теркәлгән. бу хакта Әтнә район Үзәк больницасыннан хәбәр иттеләр.

Баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова сүзләренә караганда, аларның күбесе савыккан да инде. "Теркәлгән 53 авыруның 44е учеттан төшерелде. Аларның тест нәтиҗәләре тискәре булып килде". - диде ул.

Кызганычка каршы, 9 райондашыбыз әле дә коронавирус белән авырый.


Нет комментариев