Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы республикада Covid-19дан вакцинага сорау артуы турында хәбәр итә

Узган атнада Татарстанда көнгә 18 мең прививка ясалган.

Татарстанда халыкның коронавирустан вакциналаштыруга ихтыяҗы арткан, әмма вакцина кытлыгы юк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

"Халык, ниһаять, вакцинацияләүнең мөһимлеген аңлады. Бөтен республика буенча процесс бик актив бара, әмма препаратка кытлык турында сүз юк", - дип ышандырды Лопушов.

Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар узган атнада, көн саен 18 меңгә якын прививка ясатып активлык күрсәткән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанга «Спутник-V», «КовиВак» һәм «Эпиваккорон» препаратларын китерү даими рәвештә гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта республикада 55 мең доза бар, бер үк вакытта прививкаларның ике компоненты да китерелә.

Тулаем алганда, Татарстан буенча дефицит булмаса да, кайбер медицина оешмаларында, чыннан да, препаратларның вакытлыча булмавы күзәтелергә мөмкин. Бу очракта вакцина оператив рәвештә клиникалар арасында бүленәчәк.

 

"Вакцинацияләүгә язылучыларга медицина оешмаларында өстенлекле тәртиптә хезмәт күрсәтелә. Шуңа күрә әгәр дә сез үз вакытыгызны һәм нервыгызны саклап калырга теләсәгез, язылуыгыз яхшырак", - дип билгеләп үтте Дмитрий Лопушов.

Казанда прививканы метро станцияләре янында һәм эре сәүдә үзәкләрендә урнашкан 8 мобиль прививка пунктының берсендә ясарга була.

Лопушов сүзләренә караганда, якын арада Татарстанга тагын бер вакцина партиясе кайтачак.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/minzdrav-rt-v-respublike-otmecen-povysennyi-spros-na-vakcinu-ot-covid19-5829375

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/ERblSqahpSU