Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган.
10 пациент хастаханәгә китерелгән.
Пандемия башланганнан алып, республикада 189 817 кешенең ковид йоктыруы теркәлгән. 186 860 кеше (узган тәүлектә -73 кеше) бу чирдән терелгән. Стопкоронавирус.рф. порталында шул хакта хәбәр ителә.
Коронавирустан үлүчеләр саны үзгәрмәгән һәм статистика алып барылган вакыттан 2006 үлем очрагы теркәлгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/uzgan-taulekta-tatarstanda-95-kese-kese-koronavirus-ioktyrgan-5863191
Нет комментариев