Айнур Яхудин: “Һәркем район тормышыннан хәбәрдар булырга тиеш”
Соңгы хәбәрләр

Айнур Яхудин: “Һәркем район тормышыннан хәбәрдар булырга тиеш”

Махсус хәрби операция ветераны, Бәхтияр авылы егете.

Луганск юнәлешендә барган бәрелештә аның яралануы турында язган идек. Ярты ел чамасы госпитальдә ятып дәваланганнан соң, ул хәзер гаиләсе янында.

Әти-әнисе Бәхтиярдә, үзе Казанда яши, элекке эш урынында, ә иң мөһиме-янәшәсендә җәмәгате һәм 3 баласы бар.

Аның белән узганнарны искә алып үттек.

-Шөкер, хәзер патриотлык тагын да көчәйде. Инде махсус хәрби операция зонасында да төгәллек, башлангыч чордагы кебек буталчыклар юк. Өстәвенә, тиздән булачак җиңүгә ышаныч зур,- ди ул.

Әлбәттә, хәзер илебездә дә махсус хәрби операция ветераннарына булган ихтирам, хөрмәт хисе тагын да көчәйде. Барысын күзаллап, күрәсең: -Тормышымнан канәгать мин,-ди.

Аеруча сөендергәне шул "Әтнә таңы«н яратып укый ул. Әле дә аны газетабызны укыган вакытта фотога төшердек.

-Яхшы газета. Һәр кеше район яңалыкларын белеп торырга тиеш ул,-ди. Әлбәттә, «Әтнә таңы» аша! Октябрь аеның 6-16 числосына кадәр «Әтнә таңы» газетасына ташламалы бәягә язылу мөмкинлеге бар.


Нет комментариев