Алты протокол төзелгән
Әтнәнең авыл юллары кардан чистартылмаган өчен, протоколлар төзелгән.
Алдагы көннәрдә булган бураннардан соң, кайбер урамнарда юллар чистартылмау сәбәпле, 112гә шалтырату аша 6 хәбәр керде, дип хәбәр иттеләр ага юл иминлеге бүлекчәсеннән.
Юллар вакытында чистартылмау сәбәпле, Әтнә авыл җирлегенә протокол төзелгән.
Әлеге вазгыять халык арасында ризасызлык тудырган. Юлларның чистартылуы һәркем өчен мөһим, чөнки ул иминлекне, уңайлылыкны һәм тормыш сыйфатын тәэмин итә.
Бу вәзгыятькә Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьев:
- Агымдагы елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хуҗалык белән дәүләт килешүе төзелде. Авыл урамнарын алар чистарталар. Бәлки бөтен урамнарга вакытында кереп тә җитә алмыйлардыр, - дип ачыклык кертте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев