Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әти-әниләр дә чыгарылыш сыйныф укучылары урынында булып карадылар

Олы Әтнә урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләр быел да БДИ тапшырып карадылар.

Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында рус теленнән имтихан үтте. Чарада чыгарылыш укучылары әти-әниләре, педагоглар, «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Мөхәммәтгалиева Равилә мәгариф бүлеге начальнигы Фатихов Рафис катнашты.

   Әлеге акциянең максаты - ата-аналарны имтихан процедуралары белән таныштыру. Акциядә катнашучылар БДИ үткәрүнең барлык этапларын уздылар: имтиханга теркәлү процедурасы, аудиториядә эш урыннарының ничек булуы белән танышу, имтихан уздыру пунктында контроль үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау, шулай ук 2023 елда рус теленнән БДИ материаллары белән танышырга мөмкинлек бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев