Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә кызы Айгөл һөнәренең үз остасы

8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкәннәребезгә ярдәм күрсәтә.

Багавиева Айгөл 2004 елның 12 маеннан Әтнә районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль эш буенча белгеч булып эшли.

Эшләгәндә үзен грамоталы һәм таләпчән белгеч итеп күрсәтә. Үз вакытында куелган бурычларны хәл итә, даими рәвештә үз-үзен укыту белән шөгыльләнә, халык алдында чыгыш ясауның зур практикасына ия. Айгөл Илгиз кызы – энергияле, үз эшен оста башкаручы, җаваплы кеше. Ул социаль ярдәмгә һәм хезмәтләргә мохтаҗ гаиләләргә хезмәт күрсәтә, кирәкле ярдәмнең характерын һәм күләмен билгели. Реабилитация чаралары программасын эшли. Кирәкле документларны рәсмиләштерүдә катнаша, рәсми инстанцияләрдә законга җавап бирүче карарлар кабул итүгә ирешә.

Үз эшендә Айгөл Илгиз кызы оста аралаша һәм кешеләрне үзенә җәлеп итә, профессиональ серне саклый, сабырлык һәм күзәтүчәнлек, игелек күрсәтә. Кешеләр белән аралашканда психологик һәм физик үзенчәлекләрне исәпкә ала, кешеләргә эмоциональ яктан теләктәшлек күрсәтә, аларга карата кызгану һәм мәхәббәт хис итә белә.

Хезмәт эшчәнлеге белән бәйле законнар өлкәсендә югары белемгә ия, вазифа бурычларын югары профессиональ дәрәҗәдә намус белән башкара. Айгөл Илгиз кызы хезмәт күрсәтүчеләр, хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында хөрмәт һәм абруй белән файдалана. Айгөл инвалид балалар өчен «Теләкләр чыршысы», балаларны яклау көненә «Күңелле балачак» кебек муниципаль чараларны оештыруда катнаша, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә, Җиңү көненә парадта, өлкәннәр көненә бәйрәм чәй өстәле артында, «Мәрхәмәтлек» Инвалидлар декадасында актив катнаша. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе даими үсә, яңа технологияләр барлыкка килә, хезмәт күрсәтү формалары һәм ысуллары камилләшә, Шуңа Күрә Айгөл Илгиз кызы учреждениенең башка хезмәткәрләре белән бергә үз белемнәрен күтәрә һәм һөнәри күнекмәләрен камилләштерә, семинарларга һәм квалификация күтәрү курсларына йөри.

Аның катнашында гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә яңа эш формалары һәм технологияләр кертелә. Айгөлнең Әтнә татар дәүләт драма театры актерлары белән тыгыз эшләвемне билгеләп үтәсем килә. Хезмәттәшлек кысаларында ул театр базасында актерлар белән берлектә чаралар үткәрә. Социаль эш буенча белгеч һөнәрен Айгөл авыр дип саный, чөнки һәр тәрбияләнүчегә үз карашын табарга, үз җылылыгының бер өлешен бүләк итәргә, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә кирәк. Үзенең иң яхшы һөнәри сыйфатларын һәм тупланган тәҗрибәсен күрсәтү өчен Айгөл 2015 елда «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» исеменә Бөтенроссия конкурсының республика этабында «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча иң яхшы белгече» номинациясендә катнашты, һәм  2 урынга лаек булды. «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча иң яхшы белгече» номинациясендә 1 урынга лаек булды. 20 ел социаль хезмәттә эш тәҗрибәсе булган Айгөл бүлек белгечләре өчен остаз ролендә чыгыш ясый: яңа кабул ителгән белгечләрне стажировкалый, аларга һөнәри осталык алырга ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев