Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районында Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе старт алды

Бүген Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе старт алды, ул иртәгә, 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Әтнә районында да әлеге  Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушылдылар.
Ярминкә районның мәшгульлек үзәгендә оештырылды. Чарада вакансияләргә дәгъва итүчеләр катнашты. Әтнә районы мәшгульлек үзәге директоры Алсу Сабирова дәгъвачылар өчен гамәлдәге программалар турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде. Үзәк хезмәткәрләре чарада катнашучыларга вакансияләр исемлеге язылган буклетлар тараттылар.
- Һәр эшкә урнашу укытуны күздә тота. Төрле программалар кысаларында сез яңа һөнәрләр үзләштерә аласыз, - диде Алсу Сабирова.
Чарада шулай ук «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлеге җитәкчесе Равилә Мөхәммәтгалиева, эш бирүче оешма вәкилләре дә катнаштылар.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә барысы 24 кеше килде, алар арасында студентлар да бар иде. Ярминкәдә өч оешма 8 вакансия урыны тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев