Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районында сугыш чорындагы гаиләләр тарихы барлана башлады

Әтнә районы китапханәчеләре ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез, якыннарыбыздан ишеткән сугыш еллары вакыйгалары белән бүлешергә тәкъдим итә.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлаша. Олуг даталарны билгеләп үткән вакытта, район үзәк китапханәсе истәлек-хатирәләр китабы бастырып чыгара торган иде. Бөек Җиңүнең  70 еллыгы уңаеннан  чыккан “Яралы балачак” китабы да сугыш чоры балаларына зур бүләк булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын нинди яңалыклар белән каршы алырга җыеналар. Район үзәк китапханәсе директоры Алсу Әскарова белән шул хакта сөйләштек.  

 - Алсу Камилевна, тарихның хәтере булырга тиеш, дип әйтергә яратабыз. Ә хәтерне булдыру өчен ни дә булса эшләргә кирәк. Район үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 79 һәм дә  80 еллыгы нинди планнар белән каршылый?

- Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан китапханәләребездә төрле эчтәлектәге патриотик чаралар күп үткәрелә – очрашу кичәләре, экскурсияләр, викториналар, тарих сәгатьләре, Георгий тасмасы ясау буенча осталык дәресләре һәм башкалар. Алда планлаштырылган эшләребез дә байтак. Шундый зур эшләребезнең берсе – 2024 ел – Россиядә гаилә елы һәм якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Бөек Җиңү тарихында – минем гаиләм” истәлек-хатирәләр җыентыгы туплау эше.

- Бу эш нидән гыйбарәт, тәфсилләбрәк сөйләп үтсәгез иде?

     - Сез, яшьләр бик аңлат та бетермәссез. Вакыт узган саен тарих сәхифәләренә тузан кунса да, Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау – әби-бабаларыбыз әманәте. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы турында бик күп сөйләнгән, бик күп язылган. Шулай да, нәкъ менә Әтнә районыбызның Бөек Җиңүгә зур өлешләрен керткән якташларыбыз турындагы истәлекләрне туплап куясыбыз килә. Һәр гаиләдә онытылмаслык истәлек-хатирәләр саклана. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз батырлары бар. Күпме генә сулар акса да, ничәмә еллар узса да, сугыш хатирәләре җуелмый. Сугышта катнашкан бабайларыбызны без белергә, мәңге онытмаска, үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми тапшырырга тиеш! Эшебезнең актуальлеге әнә шуннан гыйбарәт. Максатыбыз – буыннар арасындагы бәйләнешне өйрәнү, Бөек Җиңүгә гаиләләрнең керткән өлешен барлау, сугыш чорындагы гаилә тарихын язу. Бу эш ата-ана белән бала, әби-бабай белән онык арасын тагын да якынайтыр, өлкән буынга хөрмәт уятыр.

 - Бик күләмле эшкә тотынгансыз. Әлеге китап өчен истәлекләрне кемнәр язачак?

    - Һәр гаиләдә бабасы-әбисе, туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан яки тылда хезмәт куйган, яисә шушы чорда туып, сугыш авырлыкларын нәни иңнәрендә күтәргән авылдашларыбыз бар. Без – алар белән сөйләшкән, аралашкан, Бөек Җиңүнең тере шаһитләрен күргән буын. Нәкъ менә без, хәтерләрне яңартып, буыннар чылбырын барлап, гаиләләребездәге Бөек Җиңүгә  өлеше кергән  якыннарыбыз турында язсак дөрес булыр дип уйлыйм. Нигезләмә буенча 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем бу эшкә катнаша ала.

- Алсу Камилевна, кемнәр турында, ниндиерәк тәртиптә  язарга кирәк? Шул хакта да тәфсилләп аңлатып үтсәгез иде.

  - Җыентыкны өч номинация буенча тупларга уйлыйбыз. “Бөек Җиңү шаһитләре” – сугыш ветераннары турында язма эш; “Тыл батыры” – тыл хезмәтчәннәре турында, аларның тылдагы тиңдәшсез хезмәте турында язма эш;

“Балачаксыз балачак” – сугыш чоры балалары турында язма эшләр.

    Катнашучы нигезләмәдәге шартларга туры китереп, Әтнә районында яшәгән яисә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт куйган яисә сугыш чоры баласы булган әби-бабалары, туганнары турында истәлек-хатирә яза ала. Фронттан килгән хатлар, хезмәт кенәгәләре, грамоталар, орденнар һәм медальләр белән бүләкләү кәгазьләрен, архив документларын файдаланырга мөмкин, портретлы яки сюжетлы фотосурәтләр дә куярга була.

- Эшләрне кая, кемгә, ничек тапшырасы?

      - Нигезләмә белән Үзәк китапханәсенең социаль челтәр битеннән, рәсми сайтыбыздан, авыл китапханәләре аша таныша аласыз. Сорауларыгыз булса китапханәчеләргә мөрәҗәгать итә яисә 2-20-32 номерына шалтыратып белешә аласыз. Язмаларыгызны һәм гаилә архивындагы фотосурәтләрне китапханәнең электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Эшләрне тапшырганда фотосурәтләр югала дип курыкмагыз, без китапханәдә сканер ярдәмендә аларның электрон күчермәсен алачакбыз. Райондашларыбыздан хатирәләр көтеп калабыз.

 - Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Әлеге истәлек-хатирәләрне районыбыз халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына җыентык итеп күрербез дип өметләнәбез.

Фотолар: «Әтнә таңы» газетасы архивыннан алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев