Әтнә районында яшәүче Әминә әби Сәләховага 101 яшь тулды
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Нурсөя белән Хәмит Сәләховлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм көн. Әниләре Әминә әбинең дә туган көне бүген. Аңа 101 яшь тулды.
Әминә әби Сәләхованы моннан бер ел элек 100 яшьлеге белән котларга килдәк идек. Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, 101 яшьлек гомер бәйрәмендә дә күрешергә насыйп булды. Әминә әбине гомер бәйрәме белән район башлыгы Рөстәм Хисамиев, Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова котладылар.
Әминә әби гомер буе колхозда эшли. Яшь вакытта урман кисәргә дә барырга туры килә аңа. Зарланмый, булганына шөкер итеп яши. Улы Хәмит белән килене Нурсөя тәрбиясендә, төп нигездә гомер итә. Балалары өчен кадерле әни, оныклары, оныкчыкларының яраткан әбисе ул.
Әминә әби үзен котларга килүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев