Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Барысын да белем генә хәл итә

Әтнә районының 9 һәм 11 сыйныфы укучылары да «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» акциясенә кушылдылар.

2022 елның 9-29 декабрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә  «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» акциясе уза.

 Акциянең төп бурычлары 9 һәм 11 сыйныф укучыларын ТДИ һәм БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга үз көчләрен сынап карау, контроль-үлчәү материалларының демонстрация версиясе барышында педагоглар белән бергә алынган нәтиҗәләрне анализлау.

 19 декабрь көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» акциясе булып узды. Анда 9 сыйныфта белем алучы 104 укучы һәм 11 сыйныфта белем алучы 32 укучы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев